ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа җәмәгать объектлары төзелә
Җәмгыять
  • 30 Июнь 2020 - 13:00
  • Караулар: 32
Түбән Камада «Скайлюкс» кунакханә комплексы, фитнес-үзәк һәм термалар төзелә. Проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 700 млн сумнан артып китә, аларны гамәлгә кертү 300 дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Скайлюкс" - спа-зонасы булган, 90 номерга исәпләнгән дүрт йолдызлы кунакханә. Шулай ук биредә 1000 кешегә исәпләнгән конференц-зал урнашачак. Комплекс Шинчылар проспектында төзелә, аны киләсе елда ачарга планлаштыралар.

Бассейнлы "X Fit" фитнес-үзәге – спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәтләнү өчен 3 мең квадрат метрдан артык территория. Инвесторлар - Казаннан. "Объектның шәһәрнең яңа өлешендә, безнең яшь гаиләләр яши торган Студентлар урамында урнашуы бик мөһим, - ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев. - Абонементның бәясе елына 28 мең сум тәшкил итәчәк".

"Түбән Кама термалары" Тукай урамындагы төзелеп бетмәгән бина урынында торгызыла, эш муниципаль-хосусый партнерлык аша тормышка ашырыла. Биредә 20 төр мунча, балалар һәм өлкәннәр өчен күпфункцияле бассейн, мини-аквапарк урнашачак. Файдалануга тапшыру 2021 елда планлаштырылган. "Проект көненә 1,5 меңнән артык кешегә исәпләнгән", - ди Радмир Беляев.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*