ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама сәнәгать зонасында яңартылган тир ачылды
Җәмгыять
  • 26 Июнь 2020 - 07:51
  • Караулар: 71
Тир  "Түбән Кама Нефтехим" территориясендә моннан кырык ел элек төзелгән булган. Соңгы бер ер эчендә анда ремонт эшләре барган.

Ачылу тантанасын Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышлаганнар.Тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннарын да чакырганнар.



Тирда өч зал эшли. Биредә җәядән, арбалеттан, пневматик һәм интерактив коралдан атарга өйрәнергә мөмкин. Тирда шулай ук аш бүлмәсе, медпункт, киенү-чишенү һәм корал саклау бүлмәсе бар.

Яңартылган тирга ату күнекмәләрен үстерү һәм спортның спорт-гамәли төрләре буенча ярышларга әзерлек өчен «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар йөри ала.

Фото: https://www.nknh.ru/


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*