ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Инвалидлар өчен түләүсез парковка кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә
Җәмгыять
  • 25 Июнь 2020 - 15:15
  • Караулар: 23
1 июльдән инвалидлар өчен түләүсез парковка кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.

Медик-социаль экспертиза бюросында «Инвалид» билгесен рәсмиләштерү һәм бирү туктатыла. Хәзер инвалидлар өчен бушлай парковка урыннарыннан тыныч файдалану һәм штрафтан курыкмау өчен, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яки КФҮ аша гына бирергә кирәк.

Әлеге гариза нигезендә автомобиль буенча мәгълүмат федераль инвалидлар реестрында урнаштырылачак: аның номеры, маркасы күрсәтеләчәк. Реестрга бер генә автомобиль кертергә мөмкин, шул ук вакытта күрсәтелгән мәгълүматларны үзгәртү мөмкинлеге кала.

Әгәр гражданин 1 июльгә кадәр гариза бирергә өлгермәсә, моның өчен күчеш чоры алты айга билгеләнә, аның дәвамында гариза бирелмәгән вакытта автомобильдә агымдагы елның 1 июленә кадәр бирелгән «Инвалид» билгесе куелырга тиеш.

Шулай ук хәзер III төркем инвалидлар арасында бушлай парковка хокукына бары тик хәрәкәт итү сәләте чикләнгән гражданнар гына ия. Әмма элегрәк алынган «Инвалид» билгеләре, хәтта инвалидлыкка башка чикләүләр булганда да, үз көчләрен саклап кала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*