ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Владимир Винников каберен зиярәт кылды
Җәмгыять
  • 22 Июнь 2020 - 15:59
  • Караулар: 23
Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Владимир Винников каберенә чәчәкләр салды.

22 июньдә Түбән Кама муниципаль район Советы аппаратының элеккеге җитәкчесе Владимир Всеволодович Винниковның вафатына 15 ел тулды. 1999 елдан ул Түбән Кама районы хакимиятендә аппарат җитәкчесе булып эшли башлый. Биредә ул үзен оештыру сәләтенә ия оста һәм тырыш җитәкче итеп таныта. Шәһәр һәм район белән идарә итүдә яңа технологияләр үзләштерүне Владимир Винников үз эшендә мөһим юнәлеш буларак билгели.

Ишегалды футбол клубы, соңрак балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы буларак, Владимир Всеволодович балалар арасында спортны пропагандалауга, спорт төрләре, аеруча футбол уйнау белән шөгыльләнүгә кызыксыну уятып, районда әлеге уенны җәелдерүгә нык игътибар бирә.

2006 елда Түбән Камада Винников турнирын уздыру карары кабул ителә һәм бу чара бүгенге көнгә кадәр алып барыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*