ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин ветеран Шәмсия Габдрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады
Җәмгыять
  • 22 Июнь 2020 - 15:57
  • Караулар: 20
Айдар Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсия Габдрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Шәмсия Сәлимгәрәй кызы Сарман районының Иске Әлмәт авылында туган. Сугыш башланганда, аңа 11 яшь була. Ул мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамларга өлгерә. Сугышның бар ачысын үз җилкәсендә татыган кыз авылдашларына булыша, кырда эшли. "Төрлесен эшләдек, - дип искә ала ул. - Салкын, яңгыр, ә эшләргә кирәк. Черек бәрәңге дә ашадык, нәрсә тапсак, шуны ашадык".

1945 елда ул Казанга китә, кияүгә чыга, әмма гаилә тормышы уңышлы булмый. Дүрт яшьлек улы Каюм белән туган якларына әйләнеп кайта. 1971 елда Түбән Камага күчеп килә, «Камэнергостройпром» предприятиесенә эшкә урнаша.

Хезмәт ветераны Шәмсия Сәлимгәрәй кызының өч оныгы, алты оныкчыгы бар.

Айдар Метшин Шәмсия Сәлимгәрәй кызына сәламәтлек теләп, аңа чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк итте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*