ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүген Түбән Камада Бөтендөнья велосипед көне билгеләп үтелә
Җәмгыять
  • 03 Июнь 2020 - 12:15
  • Караулар: 92
Бүген Түбән Камада Бөтендөнья велосипед көнен билгеләп үтәләр.

Бу бәйрәм әле күптән түгел генә булдырылды: аны 2018 елда БМО Генераль ассамблеясендә расладылар. Велосипед - уңайлы һәм экологик яктан чиста транспорт төре, ул бар яктан да БМО максатларына туры килә.

Фото времен СССР из архива Нижнекамска

Тарихка күз салсак, велосипед транспорт төре буларак, инде 200 ел дәвамында кулланыла. Ике тәгәрмәчле велосипедны Кама буе җирендә туып-үскән Ефим Артамонов уйлап тапкан дип санала. Конструкция шулкадәр нык була ки, мастер анда Уралдан алып Петербургка кадәр 10 км тизлек белән Александр I коронациясенә килә һәм үз ачышын императорга тәкъдим итә. Дөньяда Велосипед спорты көне дип 1868 елның 31 мае, Парижның Сен-Клу шәһәр яны паркы аллеясында 2000 метрга беренче велоярыш узган көн санала.

Нижнекамская "Рубаха" тоже обзавелась экологичным транспортом

Әлбәттә, Велосипед көнен билгеләп үтүнең иң яхшы ысулы – бу төр транспортта сәяхәткә чыгу. Түбән Камада велоярышлар өчен иң популяр 5 урын тәкъдим итәбез:

1. Кызыл Чишмә яр буе;
2. «Гаилә» һәм «Велики» парклары;
3. Тынычлык проспекты һәм «Кояшлы алан» паркы;
4. Ильинка;
5. Лемаев мәйданы.



Моннан тыш, Түбән Камада велосипедлар музее эшләп килә. Бүгенге көндә музейда кырыктан артык экспонат бар: анда сез узган гасыр уртасындагы Швейцария хәрби велосипедын, Германия, Рига һәм совет велосипедларын һ.б. күрә аласыз.



Музейның эш графигы:

Сишәмбе - 13 :00-18: 00
Чәршәмбе -13: 00-18: 00
Пәнҗешәмбе -13.00 -18: 00
Җомга -13:00-18: 00
Шимбә - 12:00-18: 00
Якшәмбе -11:00-18: 00

Китайская рикша в музее парка "Veliki"
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*