ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Иҗтимагый совет үз утырышларын яңартты
Җәмгыять
  • 29 Май 2020 - 15:45
  • Караулар: 49
 Чираттагы утырыш конференц-элемтә режимында узды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - пандемия белән бәйле кризис аркасында хезмәт базарының торышы начараю. Бу сорау буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәрит Гыйльманов чыгыш ясады. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында эшсезлек буенча 3780 кеше исәптә тора. Шул ук вакытта 5073 эш урыны вакантлы булып кала (190 предприятиедән гаризалар алынган).

Иҗтимагый советта катнашучылар, кирәкле аналитик күзәтү үткәреп, әлеге мәсьәләне өстәмә рәвештә тикшерү фикеренә килделәр.

Утырышта шулай ук 1 нче спорт мәктәбендә коррупциягә каршы тикшерү эшенә йомгак ясалды. Төрле муниципаль учреждениеләрдә мондый тикшерүне Иҗтимагый совет ярты ел саен үткәрә. Эшче төркем җитәкчесе Рафаэль Лотфуллин спорт мәктәбендә хокук бозулар ачыкланмавын җиткерде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*