ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама эшмәкәрләре мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итә ала
Җәмгыять
  • 28 Май 2020 - 08:16
  • Караулар: 40
Түбән Каманың эш башлаучы эшмәкәрләрен Яр Чаллы ИТ-паркы бизнес-инкубаторына сайлап алуда катнашырга чакыралар.

Экспертлар арасында чит ил компанияләре вәкилләре дә бар. 6-7 июньдә алар мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектларны сайлап алачак һәм бу проект авторлары яңа резидентлар булачак. Гаризалар itparkrt.ru сайтында кабул ителә.

Сайлап алу онлайн форматта узачак: проект авторлары үз идеяләрен видеоэлемтә аша тәкъдим итәчәкләр. Бизнес-инкубаторның алдагы җиде елында авторлар үз проектларын яклау өчен, Чаллы, Түбән Новгород, Уфа, Красноярск, Волгоград, Пермь шәһәрләреннән килгән булган.

Экспертлар:

Григорий Лещенко - Huawei (Кытай) компаниясенең Россиядәге баш инвестицион директоры.

Сергей Митрофанов - бренд-стратегия һәм бизнесны үстерү өлкәсендә халыкара эксперт; Pulsar Venture Capital стратегик үсеше буенча директор; MITROFÁNOV&PARTNERS Brand Strategy Advisors, BRANDFLIGHT AB партнеры (Швеция).

Камилла Шишова - «Docared» (Кипр) консалтинг компаниясе вәкиле.

Данил Сабиров – WaveAccess халыкара компаниясе вәкиле; TESTPROFY стартапына нигез салучы.

Михаил Даньшин - IBS компаниясенең IT департаменты белән системалы идарә итү бүлеге башлыгы.

Сайлап алуда катнашу бушлай. ИТ-технологияләр һәм стартаплар өлкәсендәге проектларны тәкъдим итү өчен гаризалар 31 майга кадәр http://itparkrt.ru/ сайтында кабул ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*