ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада автовокзал янында көн саен таксистларны тикшерәләр
Җәмгыять
  • 27 Май 2020 - 14:21
  • Караулар: 117
Түбән Камада Чаллы һәм башка шәһәрләргә йөрүче легаль булмаган таксиларны ачыклау буенча чираттагы рейд үтте.

Тикшерү нәтиҗәсендә, легаль булмаган такси йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылды. Бер очракта машина йөртүченең 2019 елда ук срогы чыккан таныклык белән йөрүе ачыкланды, аның транспорт чарасын штрафстоянкага озаттылар.

Түбәнкамалылар һәм шәһәр кунакларына үз иминлекләрен саклау өчен, пассажирлар ташуның барлык таләпләренә җавап бирә торган лицензияле такси хезмәтеннән файдаланырга киңәш ителә.

Автовокзал янында көн саен рейдлар үткәрү май ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*