ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада рейска әдәби трамвай чыкты
Җәмгыять
  • 27 Май 2020 - 13:33
  • Караулар: 103
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы Китапханәләр көне белән бер датага туры килде. Бу ике күркәм бәйрәмне берләштереп, Түбән Камада рейска әдәби трамвай чыкты.

"Бүген без пассажирларга республика тарихы, Түбән Каманың әһәмиятле вакыйгалары турында сөйлибез, болар барысы да шигырьләр һәм әдәби викторина белән үрелеп бара", - дип сөйләде Тукай китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.

Шәһәр халкы гадәти булмаган трамвайга сагаеп кына керсә дә, эчкә узгач, кешеләр кәефе үзгәрә: салонда китапханәчеләр бәйрәм атмосферасы булдыру өчен күп тырышлык куйган. Тематик бизәлештән тыш, татар җырлары яңгырый, медиаэкранда тарихи кадрлар трансляцияләнә, тәрәзәләрдә фотохроника урын алган.

Галина Смыслова написала стихи про Казань

"Мин микрорайон бәйрәмендә үз шигырьләремне сөйләп, менә хәзер трамвайда барам, - ди пассажир Галина Смыслова. - Шигырьләремне Татарстанга багышладым. Трамвай идеясе дә яхшы, афәрин".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*