ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Петербургның бер каналы Түбән Кама белән телевизион күпер оештырган
Җәмгыять
  • 26 Май 2020 - 15:32
  • Караулар: 62
Питерның «78» телеканалы «Телекүперләр» программасының чираттагы чыгарылышын Түбән Камага багышлаган.

Алып баручы туры эфирда төрле өлкәләрдәге танылган шәхесләр белән аралашкан. Моннан тыш, «Телекүперләр» традицион рубрикасында петербурглылар нефтехимиклар шәһәрен ничек күзаллавы турында сөйләгән. Аларның Түбән Кама белән бәйле җавапларының кайберләрен сезгә тәкъдим итәбез.

- "Нефтехимик" хоккей клубы…

- Ялгышмасам, янында елга бар кебек..яки шуңа охшаш берәр нәрсә...

- Бу Татарстанда бит, әйеме?

- Минемчә, бу төньякка якын шәһәр…

- Хоккей командасы бар.

- Бу производство Себер территориясендә.

- Интуициягә таянсак, кайдадыр Урал янында.

- Шундый шәһәр бар, ул Кама елгасында урнашкан.

- Бу - зур нефть химиясе производствосы.

Сезгә «Телекүперләр» чыгарылышын тулысынча карарга тәкъдим итәбез.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*