ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Мэйшань җитәкчелеге белән очрашты
Җәмгыять
  • 22 Май 2020 - 16:54
  • Караулар: 93
Түбән Кама онлайн режимда кардәш шәһәрләр белән очрашуларын дәвам итә.

Бүген Мэйшань җитәкчелеге белән очрашу узды. Сөйләшүдә Түбән Камадан  - Айдар Метшин, Кытай ягыннан  Мэйшань мэры, партиянең шәһәр комитеты секретаре урынбасары Ху Юанькун катнашты.

Түбән Кама мэры Кытай коллегасын яңа вазыйфага керешүе белән котлады: «Шәхсән үз исемемнән, бөтен командабыз исеменнән сезгә бу җаваплы вазыйфада уңышлар, шәһәрегез, сезнең кешеләрегез иминлеге өчен билгеләнгән барлык планнарыгызның тормышка ашуын телим».

Очрашу кысаларында ике як та яңа төр  коронавирус  буенча агымдагы вазгыять турында фикер алыштылар. Мэйшань мэры сүзләренә караганда, аларның провинциясендә хәл тотрыкланган. Соңгы 100 көн дәвамында  яңа ачыкланган очраклар юк. Мэйшән территориясендә барлыгы 8 очрак ачыкланган булган,бу кешеләр инде терелгән.

Хәл тотрыклану белән, провинция икътисадны торгыза башлаган. Бүген инде 5 мең предприятие үз эшләрен алып бара. 1 майдан  Кытай провинциясе 1 миллионнан артык туристны кабул иткән. Штат режимында мәгариф учреждениеләре эшли. Шул ук вакытта яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш дәвам итә, һәм хәзерге вакытта хәлне тотрыкландырырга һәм коронавирусның яңа очраклары барлыкка килүгә юл куймас өчен эш алымнары уйлана.

Айдар Метшин очрашу кысаларында Кытай коллегаларына апрель аенда безнең шәһәргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Хәзерге вакытта сезнең илдә вакытында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте җитәкчелегендә эпидемияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде", - дип билгеләде Түбән Кама мэры.

Аралашу вакытында ике як та уртак чаралар планы, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Бу - икътисад, авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре. Аерым алганда, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен онлайн-платформа – үзенчәлекле интерактив мәйданчык булдыру тәкъдим ителде, анда ике тугандаш шәһәр педагоглары һәм балалары аралаша алыр иде. Кайбер уртак чаралар туризм һәм халыкара конференцияләр, күргәзмәләр үткәрү юнәлешләренә бәйле.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Каманың Кытай ягы белән уртак проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бар инде. «Пионер» индустриаль паркының төп резиденты  -«Роскамасталь» Кытай-Россия предприятиесе, якын арада парк территориясендә Кытай партнерлары белән берлектә көнкүреш техникасы өчен чыныккан пыяла җитештерү эшләтеп җибәреләчәк.

Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча ике атна дәвамында әйтелгән чаралар планын эшләп бетерергә һәм аны үтәүгә керешергә дигән карар кабул ителде. Шул исәптән, хәзерге шартларда бик нәтиҗәле булган дистанцион аралашу мөмкинлекләрен дә кулланырга кирәк.

Шулай ук Айдар Метшин, барлык чикләүләрне бетергәннән соң, үзенең Кытай коллегасын, безнең шәһәр белән танышу өчен,  Түбән Камага  чакырды. Сүз уңаеннан, Ху Юанькун әфәнде 2012 елда Татарстанда булган, Казанга килгән, һәм, аның сүзләренчә, безнең республика аңа нык ошаган. Шәһәр мэры чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Түбән Камага, һичшиксез, килергә сүз бирде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
('__utmr_cache','cut_',mktime(0,0,0,1,1,2020));?>