ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларны онлайн режимда үтәчәк җәмәгать тыңлавына кушылырга чакырабыз
Җәмгыять
  • 21 Май 2020 - 09:16
  • Караулар: 49
Түбән Камада бүген 17.00 сәгатьтә онлайн режимда җәмәгать тыңлавы узачак. Ул «Танеко»да водород җитештерү установкасы һәм урта дистиллятларны гидрочистарту установкаларының гомумзавод хуҗалыгы объектлары проектлары хакында булачак.

Түбән Кама өчен яңа форматта җәмәгать тыңлавы үткәрү ТР Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән чикләүләргә бәйле рәвештә кабул ителде.

Фикер алышуда катнашу өчен:

1. Интернетка тоташкан смартфон яки компьютерыгыз булу;

2. Zoom конференц-элемтә өчен программаны күчереп алу;

3. 21 майда 16.00 сәгатьтә, сылтама буенча узып, конференциягә кушылу https://zoom.us/j/3212719661;

4. Үз фамилиягезне, исемегезне һәм әтиегезнең исемен тутыру һәм киңәшмә модераторыннан авторизация көтү шарт.

Техник ярдәм күрсәтү телефоны: 8(8555) 24-20-35.

Тоташтыру буенча видео-инструкция карарга мөмкин.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*