ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ветераннарның күчемсез милеккә хокукларына дәүләт теркәве өч көн эчендә башкарыла
Җәмгыять
  • 16 Май 2020 - 13:10
  • Караулар: 101
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына Росреестр идарәсе «Ветераннар ике айлыгы» социаль акциясен уздыра.

Акция кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына  хокукларына дәүләт теркәве өч көн эчендә үткәрелә.

Социаль акциянең гамәлдә булуы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга кагыла. Моннан тыш, күрсәтелгән социаль акциягә Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының һәлак (вафат) булган  инвалидларын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, балигъ булмаган элеккеге тоткыннарын кертү турында карар кабул ителде.

Шул ук вакытта әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (мәсәлән, сатучыларның яки сатып алучыларның берсе), социаль акциянең гамәлдә булуы барлык документлар пакетына кагыла.

Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу өчен,  КФҮ офисына мөрәҗәгать итәргә яки документларны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга кирәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*