ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Волонтерлар - тәртип сагында
Җәмгыять
  • 15 Май 2020 - 20:57
  • Караулар: 20
Түбән Камада Эчке эшләр идарәсе патрульләреннән тыш, куркынычсызлык режимының үтәлешен өч махсус төркем күзәтә. Аларга волонтерлар беркетелгән.

Исегезгә төшерәбез, хәзер урамнарда битлектән йөрергә, ә кибет, транспорт һәм паркларда перчаткалар да кияргә кирәк. Мобиль төркемнәр санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерәләр һәм кагыйдә бозулар очрагында беркетмә төзиләр. Соңыннан суд карары нигезендә штраф түләтелә, аның суммасы бер меңнән утыз мең сумга кадәр.

Шул ук вакытта волонтерлар хокук бозучыларга медицина битлекләрен бушлай тараталар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*