ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин эшкә велосипедта килде
Җәмгыять
  • 15 Май 2020 - 10:56
  • Караулар: 22
Бүген Түбән Кама "Эшкә - велосипедта" акциясенә кушылды. Иртәнге шәһәр буйлап, Айдар Метшин эшкә велосипедта килде.

"Күпчелек түбәнкамалылар өчен мөһим акция, булган чикләүләргә карамастан, велосипедчылар саны арта бара, - ди Түбән Кама мэры. - Без шөгыльләнү өчен инфраструктур шартлар һәм мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз, бу - спорт та, физкультура да, ял да, хәрәкәт тә...
Гомумән, велосипедчылар хәрәкәте - бик яхшы юнәлеш, һәм без аны үстереп кенә калмыйбыз, тарихын да өйрәнәбез. Узган ел безнең "Велики" паркында велосипед музее ачылды, ул күп кенә шәһәр халкы һәм кунаклар арасында популяр. Быел без Кызыл Чишмәдә урнашкан урман зонасында велотрассаны төзекләндерүнең беренче этабын башларга ниятлибез. Бу - барлык түбәнкамалыларга кирәк булган мөмкинлекләр. Мин барыгызны да велосипедка утырып, безнең матур, уңайлы шәһәребез буйлап йөрергә чакырам", - диде Айдар Метшин.

Шәһәр башлыгы үрнәгенә администрациянең күп кенә хезмәткәрләре, шул исәптән Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин, физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Александр Клипачев, Түбән Кама муниципаль район Советы эшләре белән идарәм итүче Алексей Шеленин һәм башкалар кушылды. Акциядә мәктәпкәчә учреждениеләр, ГХАТ хезмәткәрләре катнашты.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*