ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Полиция хезмәткәрләре битлек-перчатка режимын үтәү буенча көндәлек рейдлар үткәрә
Җәмгыять
  • 14 Май 2020 - 08:29
  • Караулар: 24
Түбән Камада Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр урамнарда патрульлек итә һәм кибетләрләрдә саклык таләпләре үтәлешен тикшерә.

Полицейскийлар сәүдә биналарында сатып алучылар һәм хезмәт күрсәтүче персоналның битлек режимын үтәүләрен контрольдә тота. Кибетләрдә битлекләрдән тыш, перчаткалар кию дә мәҗбүри. Моннан тыш, автобус салоннары да тикшерелә.

Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, хәзер гражданнар кибетләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларыннан йөрергә тиеш. Юкса, закон бозучыларны административ штраф көтә.



Урамнарга патрульлек итү барышында полицейскийлар хокук бозуларга юл куймау белән бергә шәһәр халкы арасында аңлату эшләре дә алып бара. Әйтик, кичә тәртип сакчылары кешеләргә битлек тараткан, шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар биргән.

Полиция хезмәткәрләре битлек-перчатка режимын үтәү буенча көндәлек рейдлар үткәрә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*