ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Төркиядәге кардәш шәһәрләр мэрлары белән фикер алышты
Җәмгыять
  • 13 Май 2020 - 21:18
  • Караулар: 23
Бүген Айдар Метшин инициативасы буенча Төркиянең Мармарис һәм Мерсин җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узды. Онлайн-конференциядә ике тугандаш шәһәр мэрлары Мехмет Октай һәм Вахап Сечер катнашты.

Очрашу эшендә шулай ук Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан катнашты.



Айдар Метшин очрашуда катнашучыларга онлайн-форматта очрашырга риза булулары өчен рәхмәт белдерде. Түбән Кама мэры сүзләренә караганда, коронавирус белән хәл кардәш шәһәрләр мөнәсәбәтләренә йогынты ясарга тиеш түгел, киресенчә, хәзер - көчләрне берләштерү вакыты.

Очрашу кысаларында пандемия белән бәйле агымдагы вазгыять хакында фикер алыштылар, аерым алганда, аның нәтиҗәләрен (шул исәптән муниципаль берәмлекләр икътисады өчен дә) бетерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Төркия ягы сүзләренә караганда, аларда зарарлануның беренче очраклары март аенда ук башланган. Шуннан соң барлык чикләү чаралары да күрелгән, шул исәптән беренче чиратта – хезмәт күрсәтү объектларын ябу, территорияләрне дезинфекцияләү һәм 1,5-2 метр аралыкта халыкны социаль дистанцияләү. Хәзерге вакытта зарарланучылар саны кими бара икән.Әйтик, Мерсинда алдагы көнне сәүдә объектларына эш рөхсәт иткәннәр, аңа кадәр чәчтарашханәләр эшли башлаган.


Мармарис шәһәрендә икътисадның 90 проценты туристлык бизнесы белән бәйле һәм хәзер барысы да хәлнең алга таба ничек буласын көтә, шул исәптән туристларны үз шәһәреңә кабул итү өчен, илләр арасында һава юллары ачылуын. Кунакларны Түбән Кама шәһәреннән дә көтәләр.

Пандемия буенча агымдагы вазгыятьтән тыш, яклар икътисад, мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, туризм, "көчле рухлылар" өчен ял оештыру, Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында чаралар кебек юнәлешләр буенча тугандаш шәһәрләр арасында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*