ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар кыен хәлдә калган балалы әниләр өчен ачылган приютка ярдәм күрсәтә ала
Җәмгыять
  • 13 Май 2020 - 13:00
  • Караулар: 21
Татарстанда кыен хәлдә калган балалы әниләр һәм йөкле хатыннар өчен приют ачылды. 

“Колыбель” социаль приюты Казанның Вознесение бистәсендә урнашкан. Приют “Умиление” гаилә, әниләр һәм балаларны яклау үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешмасы тарафыннан оештырылган. Йортның аренда хакын “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтендә катнашучы хәйриячеләр түләргә ярдәм иткән.

Хәзерге вакытта приютта пандемия белән бәйле авыр хәлдә калган 4 гаилә яши. Үзәкнең 15кә якын гаиләне сыендыру мөмкинлеге бар. Ярдәм бердәнбер туендыручысы эшсез калган, күпбалалы гаиләләргә һәм ялгыз аналарга күрсәтелә. Битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән әниләрнең, балалы әниләрнең һәм күпбалалы гаиләләрнең торыр урыны бар. Хәйриячеләр, төрле фондлар һәм актив гражданнар приюттагыларны азык-төлек, подгузник һәм иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп тора.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләр өчен: помощьрядом16.рф
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*