ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
12 майдан үз-үзеңне изоляцияләү режимы чикләүләрен бетерүнең беренче этабы башлана
Җәмгыять
  • 12 Май 2020 - 09:55
  • Караулар: 16
Айдар Метшин бүген Түбән Каманың үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу этаплары турында сөйләде.

"Элек кабул ителгән чикләүләр һәм тулаем Татарстан Республикасында, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә үз - үзеңне изоляцияләү чаралары нәтиҗәсендә без кискен үсештән котылып кала алдык, - диде Айдар Метшин. - Вазгыять киеренке булса да, тотрыклы булып кала".

12 майдан үз-үзеңне изоляцияләү режимы чикләүләрен бетерүнең беренче этабы башлана.

12 майдан өйдән чыгу өчен гражданнарга СМС-хәбәрләр һәм белешмәләр алу  системасы гамәлдән чыгарыла. "Өйдән чыкканда, һичшиксез, битлек кияргә кирәк, - дип аңлатты Айдар Метшин. - Сәүдә оешмаларында һәм транспортта перчаткалар да мәҗбүри. Битлек режимы барлык кешеләр өчен дә мәҗбүри булып тора, һәм ул Россия кулланучылар күзәтчелеге, хокук саклау структуралары тарафыннан катгый контрольдә тотылачак".

Хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары - автосалоннар, матурлык салоннары, машина юу урыннары үз эшен яңарта. Азык-төлек булмаган товарлар  белән сәүдә итүче аерым кибетләр ачыла, шул исәптән кием һәм аяк киемнәре,  400 кв.метр мәйданлы көнкүреш техникасы кибетләре ачыла, әмма аларның аерым керү урыны булырга тиеш.

Язылышу  тантаналарында 10 кунак катнашу рөхсәт ителә.

12 майдан  ике юнәлеш буенча медицина учреждениеләре эше яңадан торгызыла: медицина тикшерүе һәм балаларны планлы вакцинацияләү. "Стоматология клиникаларын ачу мәсьәләсе бер атнадан соң каралачак һәм карар санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып кабул ителәчәк", - диде Айдар Метшин.

Бүгенге көннән балалар мәктәпкәчә учреждениеләре штат режимында эшли башлый. Мәктәпләргә килгәндә, бары тик  укучылар саны 20 кешедән артмаучы   авыл мәктәпләре генә гадәти режимда эшли башлый. Калган белем бирү учреждениеләре укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәк.

1-8 нче сыйныф укучылары уку елын  - 23 майда, ә 9, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары 30 майда төгәлләячәк. 9 нчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе июнь аенда рус теле һәм математика буенча узачак, ә 11 нче сыйныф укучылары өчен БДИ үткәрүгә килгәндә, карар якын көннәрдә кабул ителәчәк.

Массакүләм чаралар, шул исәптән паркларда, скверларда, сәүдә үзәкләрендә күңел ачу тыела.

Спорт үзәкләре, мунчалар, сауна, кинотеатрлар, төнге клублар, балалар һәм башка күңел ачу үзәкләре, шулай ук шифаханә, тернәкләндерү үзәкләре, балалар лагерьлары, сәүдә үзәкләре эшләячәк.

"Балалар өчен уен, спорт мәйданчыкларына, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларына да, керү тыела, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Шул ук вакытта битлек кигән хәлдә һавада йөрү рөхсәт ителә".

Төнлә  сәүдә учреждениеләре эшләмәячәк, даруханә һәм АЗСлар эшләячәк.  Кафе һәм рестораннар дистанцион рәвештә, ризыкны китереп бирү режимында эшләвен дәвам итәчәк.

Бу атнада муниципалитетлар арасындагы даими автобус маршрутлары хәрәкәте яңартылачак. Татарстан Республикасына читтән килүчеләр 14 көн дәвамында үзизоляциядә булачак. Чит илләрдән килүчеләр 14 көнгә республика обсерваторларына урнаштырылачак.

Сүз дә юк, барлык  чаралар бүгенге көндә гамәлдә булган санитар-гигиеник кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәүне күздә тота, бу  - тән температурасын үлчәү, битлекләр, санитайзерлар булу, социаль дистанция һәм аралашуны чикләү. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*