ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Юбилярларны котлыйбыз!
Җәмгыять
  • 10 Май 2020 - 09:27
  • Караулар: 15
Бүген Түбән Камада берьюлы ике хезмәт ветераны үз юбилейларын билгеләп үтә.

Ольга Хрущевага 95 яшь тулды.

Ольга Николаевна Яшел Үзән районында туа. 1941 елның кышында унтугыз яшьлек кызны Идел елгасы тирәсендә окоп казырга җибәрәләр.  Аннан туган авылына кайта, колхозда эшли.  1943 елда курслар уза һәм  Казан шәһәрендә телефончы булып эшли башлый.  1952 елда кияүгә чыга. Тормыш иптәше Николай Михайлович белән 46 ел бергә гомер кичерәләр. Бер кыз  үстергәннәр, ул аларга онык бүләк иткән.

Ольга Николаевна күп еллар «Казаньоргсинтез» заводында эшләгән, шуннан пенсиягә чыккан. 2004 елда Түбән Камага күчеп килә.

Тәслимә Әхтәмовага  90 яшь тулды. Ул Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында туа. Сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән колхозда  эшли. Фидакарь  хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.



Тәслимә Минневәли кызы 1954 елда кияүгә чыга. Ире белән 59 ел бергә гомер иткәннәр, 7 бала  үстергәннәр,  17 онык һәм 19 оныкчыклары бар. Пенсиягә чыкканчы,  "Октябрь бүләге" совхозында эшли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*