ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама балалар бакчалары җитәкчеләре Яков Николаев каберен карап торуны үз өстенә алды
Җәмгыять
  • 09 Май 2020 - 11:49
  • Караулар: 161
Түбән Кама балалар бакчалары җитәкчеләре сугыш ветераны Яков Николаев каберен карап торуны үз өстенә алды.

 Ул Түбән Каманың Ильинка авылы янындагы зиратта җирләнгән, мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре кабергә барып, аны чистартып торалар. 

Яков Николаев -  Дан орденының тулы кавалеры. Ул  886 нчы аерым сапер батальоны составында  сугышның башыннан ахырына кадәр мең километр юл үтә. Калинин, 2 нче Балтыйк буе, 3 нче Белоруссия фронтларында сугыша.

Көнбатыш, Калинин, Төньяк-Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Смоленск сугышында (1941 ел), Калининны саклауда (1941 ел), Ржев-Вязьма һөҗүм операциясендә (1943 ел), Ленинград блокадасын өзүдә, Белоруссия (1944 ел) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1944 елның февралендә Рожков күле янында (Ленинград өлкәсе) 113 минаны зарарсызландырып, дошманның мина кырларында 3 чыгу юлы ясый; 1945 елның 25 гыйнварында Дзингелен торак пункты янында (Лудзбарк шәһәреннән 20 км көнчыгыштарак, Польша) дошманның 28 минасын зарарсызландыра һәм мина кырларында 2 чыгу юлы ясый; 1945 елның 29 мартында Хайлигенбаль шәһәре (хәзерге Калининград өлкәсенең Мамоново шәһәре) өчен барган сугышларда дошман траншеясына беренчеләрдән булып бәреп кереп, яралы хәлендә дошманның орудие расчётын юк итә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*