ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин уку елының дистанцион форматта төгәлләнү ихтималы зур булуын белдерде
Җәмгыять
  • 27 Апрель 2020 - 09:05
  • Караулар: 51
Түбән Кама белем бирү учреждениеләрендә дистанцион укытуның беренче ае узып бара.

"Барлык кыенлыкларга да карамастан, дистанцион укытуның беренче аена бәя бирергә мөмкин. Күп кенә укыту формалары: онлайн һәм видеодәресләр, белем бирү платформаларында дистанцион эш, индивидуаль педагогик консультацияләр, камилләшеп, штат режимына әйләнеп кайтканда, уку процессында катнашучылар тарафыннан барысы да нәтиҗәле кулланылыр дип ышанам", - диде җитәкчеләрнең атна нәтиҗәләре буенча киңәшмәсендә  Айдар Метшин.

Билгеле булганча, республика Президенты кушуы буенча,   аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдәге  9 - 11 сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерлек өчен планшетлар бирелде. Безнең районда 49 укучы планшет алды. Тагын 200 дән артык мәктәп ноутбугы мохтаҗ укучыларга вакытлыча файдалануга тапшырылды.

Уку елының  дистанцион форматта төгәлләнү ихтималы зур, шуңа күрә ташламалы категориядәге мәктәп укучылары кабат азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителәчәк. Апрель аенда 3006 укучы шундый җыелмалар алды. "Без вазгыятьнең катлаулануын аңлыйбыз: күп кенә ата - аналар эшсез калды, шуңа бәйле рәвештә мондый җыелмаларны алучылар саны артыр, билгеле", - диде Айдар Метшин. Шулай ук аерым  гаиләләр республикада үткәрелә торган авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм  акцияләре кысаларында өстәмә азык-төлек җыелмалары алачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*