ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар «Таныш рифмалар» шигъри флешмобына кушыла
Җәмгыять
  • 24 Апрель 2020 - 13:40
  • Караулар: 49
Түбәнкамалылар «Таныш рифмалар» шигъри флешмобына кушыла, ул Туган тел көне уңаннан оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, республикада бу бәйрәм 26 апрельдә, бөек татар шагыйре  Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә.

Һәр кеше туган теленең матурлыгы белән горурлануын яраткан шагыйрьләренең шигырьләре аша белдерә алачак. Флешмобта катнашу өчен,  видеода үз туган телеңдә - татар, рус, мари, үзбәк, удмурт, чуваш, башкорт һәм башка телләрдә - шигырьләр укырга кирәк.

Социаль челтәрләрдә видеоны #РодныеРифмы һәм #ТанышРифмалар хештеглары белән урнаштыру сорала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*