ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: 95 яшьлек тыл хезмәтчәне Пушкин балладасын яттан сөйли
Җәмгыять
  • 25 Март 2020 - 15:35
  • Караулар: 36
 95 яшьлек түбәнкамалы Нина Никитина Пушкинның   «Песнь о вещем Олеге» балладасын яттан сөйли.

Видеороликны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина ветеранны туган көне  белән котларга һәм аңа Җиңүнең 75 еллыгы медален тапшырырга килгәч төшереп алган.

Нина Никитина 1925 елның 25 мартында Чистай районында туа, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби заводта эшли, фидакарь хезмәте өчен медаль ала. 1973 елда  гаиләсе белән Түбән Камага күченә, шин заводында машинист булып эшли.

«Песнь о вещем Олеге» – Александр Пушкин 1822 елда иҗат иткән тарихи баллада. Сюжет Николай Карамзин елъязмасына нигезләнгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*