ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама укучыларын рәсемнәр конкурсында катнашырга чакыралар
Җәмгыять
  • 23 Март 2020 - 14:13
  • Караулар: 66

Урман темасына бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында катнашуга гаризалар тапшыру дәвам итә. Анда 7 - 16 яшьлек балалар катнаша ала.

Быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Катнашучылар теманы төрле яклап яктырта ала: сугыш һәм урман, сугыш вакытында урманның әһәмияте, сугышның урман хуҗалыгына китергән зыяны һ. б.

Рәсемнәр 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны «Конкурс рисунков» исеме астында, гаризаны да теркәп, түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 422540, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Сосновая ур., 1 нче йорт.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә була.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*