ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Коронавирус таралу сәбәпле, тугандаш Мэйшань хакимияте Түбән Камага хат юллаган
Җәмгыять
  • 20 Март 2020 - 16:50
  • Караулар: 324

Түбән Камага тугандаш шәһәрдән хат килде. Мэйшань хакимияте Россия территориясенә яңа типтагы коронавирус үтеп керү сәбәпле, хәл сораша һәм ярдәмен тәкъдим итә.

«Коронавирус эпидемиясе бөтен дөньяга зур авырлык китерде, ул күпмедер дәрәҗәдә транспортка, икътисадка, кешенең көндәлек тормышына тискәре йогынты ясый, - дип язалар Кытайдан. - Сезнең шәһәрдә авыру очраклары теркәлмәүгә без бик шат. Без сезнең ил хөкүмәте җитәкчелегендә, һичшиксез, коронавирусны җиңәчәгегезгә ышанабыз».

Мэйшань хакимияте Түбән Камага ярдәмен дә тәкъдим итә. «Без сезнең шәһәргә коронавируска каршы көрәштә ярдәм итәргә әзер, - дип хәбәр ителә хатта. - Әгәр сезгә ярдәм кирәк икән, безгә хәбәр итегез. Ике якның да уртак көче белән без коронавирусны якын арада җиңәрбез һәм ике шәһәр арасында хезмәттәшлек итүдә һәм тәҗрибә алмашуда яңа казанышлар булачагына ышанабыз».

Коронавирус эпидемиясе Кытайда башланды, әмма хәзер илдә «җирле» инфекция очраклары теркәлмәгән, бары тик читтән кертелгән (аерым алганда, Италия, Испания, АКШ һәм Ираннан) очраклар бар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*