ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иҗтимагый совет чираттагы утырышын Игелекле күршелек елына багышлады
Җәмгыять
  • 05 Март 2020 - 07:35
  • Караулар: 223
Түбән Кама җәмәгатьчеләре шәһәрдә игълан ителгән Игелекле күршелек елы  кысаларында үз теләк-фикерләрен тәкъдим иттеләр. Совет утырышына Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре чакырылды.

Год добрососедства: в Нижнекамске предложили отмечать дни рожденья домов и микрорайонов

Елның төп максатларыннан берсе итеп, утырышта катнашучылар түбәнкамалыларны берләштерүне, үзара яхшы мөгамәлә, дуслык хисен кире кайтаруны билгеләделәр. Иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә Игелекле күршелек елы гына түгел, ә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру да ярдәм итәчәк. 2020 елда программа буенча Түбән Камада барлыгы 111 ишегалды территориясе ремонтланачак. Бу, үз чиратында,  кешеләрне уртак мәсьәләләрне хәл итүдә активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Год добрососедства: в Нижнекамске предложили отмечать дни рожденья домов и микрорайонов

Иҗтимагый совет әгъзалары 2020 елга чаралар планына үз тәкъдимнәрен кертте. Аерым алганда, Василий Шуйский ишегалды, микрорайон, шәһәр һәм төбәк дәрәҗәсендә мәдәниятне һәм күршелек эшчәнлеген үстерүдә тәҗрибә белән уртаклашырга ярдәм итүче аерым мәгълүмат ресурсын булдыру идеясен җиткерде. Ресурс  түбәнкамалыларга методик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтеп, җирле үзидарәнең төрле формалары белән таныштырырга тиеш.

Год добрососедства: в Нижнекамске предложили отмечать дни рожденья домов и микрорайонов

Хәмзә Баһманов Игелекле күршелек елы буенча аерым план булырга тиешлеген җиткерде. Аерым алганда, быелдан аерым йорт һәм микрорайонның туган көннәрен билгеләп үтә башлау турында тәкъдим яңгырады. 

Түбән Камада Игелекле күршелек елы уңаеннан күп кенә чаралар май аена билгеләнгән, ул  Халыкара күршеләр көненә багышланачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*