ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада пилотсыз кабиналы канат юлы төзергә тәкъдим итәләр
Җәмгыять
  • 20 Февраль 2020 - 09:37
  • Караулар: 73
Түбән Камада үзенчәлекле юл -  канат (бау) юллары барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта 2020-2022 елларга Татарстанның өстенлекле инвестицион проектлары исемлеге белән таныштыру барышында белдерелде.

Проектның тасвирламасы мондый: 35 метр биеклектә пилотсыз кабиналар өзлексез  рәвештә хәрәкәт итә, алар Түбән Каманы сәнәгать зонасы белән тоташтыра. 100 дән артык шундый кабина иртәнге биштән төнге  бергә кадәр эшли.

Хәер, дөнья күләмендә  мондый системалар күп кулланыла: бүгенге көндә 40 меңнән артык шундый линия эшли,  алар иң имин транспорт төрләренең берсе, хәтта трамвайлардан да куркынычсызрак санала. Россиядә элмә линияләр саны– 525, алар Мәскәүдә, Түбән Новгородта һәм башка шәһәрләрдә урнашкан.

Түбән Камада яңа транспорт системасын «Гулливер» берләшмәсе LEITNER Австрия-Италия компанияләре төркеме технологияләре буенча төзергә тәкъдим итә. Хәзергә  мәсьәлә тикшерелә. Уңай хәл ителгән очракта, инвесторлар җәмәгать транспортының яңа системасын 10 ай эчендә  төзергә вәгъдә итә. Элмә линияләргә 100 кеше хезмәт күрсәтәчәк, «Гулливер»  җитәкчесе Дамир Алтынбаев, шул рәвешле, яңа эш урыннары булдырылачагы турында да җиткерде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*