ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте
Җәмгыять
  • 05 Февраль 2020 - 12:42
  • Караулар: 66

Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшинның халык белән очрашулары Студентлар урамындагы 9 нчы йортта урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бинасында уза.

Бу юлы Айдар Метшинга шәхси сораулар да, коллектив мөрәҗәгатьләр дә булды. Корабельная урамының 14 нче йортында яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иттеләр, алар республикада гамәлгә ашырылучы программа турында ишеткәннәр һәм анда катнашырга теләүләрен белдерделәр. Очрашуда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2021 елда төзекләндерү эшләре көтелүе билгеле булды.


Сукбай хайваннарга ярдәм фонды җитәкчесе берьюлы берничә мәсьәләне күтәрде. Муниципалитет иясез хайваннар проблемасы буенча программа әзерли. Надежда Семенова комплекслы программага йорт хайваннарын стерильләштерү пунктын да өстәргә һәм кайбер категория гражданнарга, мәсәлән, мәчеләр һәм этләрнең өлкән яшьтәге хуҗаларына, бу төр хезмәтне бушлай күрсәтү мөмкинлеген табарга тәкъдим итте. Айдар Метшин тәкъдимне хуплады һәм җитәкчеләргә аны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру механизмнарын уйларга кушты.


Очрашуда шулай ук шахматчылар хәрәкәтенә ярдәм итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзерге вакытта шәһәрдә берничә секция эшли, әмма шахматчыларның бергәләп җыелып, тәҗрибә уртаклашу, турнирлар оештыру урыны юк. Айдар Метшин физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесенә вазгыятьне җентекләп анализларга һәм шахмат хәрәкәтен үстерүне көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.


Исегезгә төшерәбез, Айдар Метшинга кабул итүгә 8 (8555) 39-17-17 телефоны буенча язылып була. Мөрәҗәгатьләрне безнең сайт аша да тапшырырга мөмкин. Шулай ук шәһәр башлыгы белән элемтәгә Instagram челтәре аша да керергә мөмкин, Айдар Метшин анда үз аккаунтын булдырды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*