ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Юбилярны хөрмәтләп
Җәмгыять
  • 26 Гыйнвар 2020 - 08:36
  • Караулар: 62
Түбәнкамалы Кәшфенур Хәсимовка 90 яшь тулды. Аны котларга туганнары, якыннары, хакимият, социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре килде.

Кәшфенур Вәлимөхәммәт улы Түбән Уратма авылында туган. Сугыш вакытында туган авылында  колхозда эшли: фермада булыша, басуда тракторчы була.

Лаеклы ялга чыкканчы, күп еллар «Родина» совхозында эшләгән. Ул «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Нурҗамал апа  белән 3 ул һәм 3 кыз  үстергәннәр, 13 онык һәм 15 оныкчыклары бар. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*