ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың Төзүчеләр бистәсендә "Безнең ишегалды" проекты буенча фикер алышу үтте
Җәмгыять
  • 14 Гыйнвар 2020 - 13:30
  • Караулар: 97
Түбән Камада «Безнең ишегалды» проектының беренче этабына кергән йорт яны биләмәләре  өчен аерым проектлар эшләүгә  керештеләр.

Беренче зур утырыш  Төзүчеләр бистәсендә узды. Биредә Романтиклар урамындагы алты йортны үз эченә алган ишегалдында быел ремонт эшләре башкарылачак, моннан тыш йортлар да ремонтланачак.



Фикер алышуда катнашучылар дүрт төркемгә бүленеп, ремонт проектын өйрәнде һәм үз фикер-тәкъдимнәрен кертте. Фикер алышуда Айдар Метшин да катнашты. «Бик мөһим программа, - дип шәрехләде шәһәр башлыгы бистәне төзекләндерү планын. - Без сезнең белән бу елларда омтылган, фикер алышкан үзгәрешләр өчен 2020 ел кискен борылыш елы булачак».


Проект семинарында катнашучылар ишегалдында киртәләп алынган спорт мәйданчыгы урнаштырырга тәкъдим иттеләр, шулай да күпләр ишегалдында кечкенә сәхнә кую фикерен яклап тавыш бирде. Җирле халык еш кына концертлар һәм мәдәни күңел ачулар үткәрә икән, шуңа күрә моның өчен шартлар тудыру  -  төп бурычларның берсе.



Эскәмияләр, фонарьлар, чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар урнаштыру кирәклеге турында да фикер алыштылар. Тирә-юньне яшелләндерү мәсьәләсе дә каралды. Моннан тыш, ишегалдында видеокүзәтү  һәм матбугат үзәге  урнаштыру идеясе дә  әйтелде.



Белгечләр барлык тәкъдимнәрне дә өйрәнеп, ишегалдын реконструкцияләү буенча дизайн-проект эшләячәк,  язын төзелеш эшләренә керешер алдыннан, тагын бер кат  фикер алышу узачак. Биредә яшәүчеләрнең беренче очрашуы җәй көне узган иде.

Якындагы өч атнада мондый проект семинарлары тагын 51 ишегалдында узачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*