ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бушлай хокукый ярдәм күрсәтү оештырыла
Җәмгыять
  • 12 Гыйнвар 2020 - 09:23
  • Караулар: 122
Түбән Камада баш федераль инспекторның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Актүбә ур., 6 нчы йорт) киләсе атнада халык сорауларына түбәндәге белгечләр җавап бирәчәк:

13 гыйнварда 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр -  адвокат (бары тик алдан язылу буенча);

14 гыйнварда 15.00 сәгатьтән  - Түбән Кама шәһәре прокуратурасы вәкилләре;

16 гыйнварда 15.00  сәгатьтән  -салым инспекциясе вәкилләре;

16 гыйнварда 15.00 сәгатьтән  -Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Галина Баһаветдинова.

Алдан 36-05-62 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*