Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында традицион Яңа ел алды «Голубой огонек» («Зәңгәр ут») кичәсе узды. Чарада шәһәрнең 15 милли-мәдәни җәмгыяте вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә «НТР 24».
Һәр җәмгыять бәйрәмгә үзенең милли иҗади номерын әзерләгән. Кичәдә катнашучыларны Яңа ел белән котларга Түбән Кама мэры Айдар Метшин да килде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты - зур байлык, аны сакларга, кадерен белергә һәм аңа үсеш бирергә кирәк. Кайчандыр биредә 9 милли җәмгыять булган, ә хәзер аларның саны - 15.
«Бу безнең Түбән Камада яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны һәм үзара бәйләнешне ныгытуга бергәләп зур игътибар бирүебезне раслый», - дип билгеләде үзенең сәламләү сүзендә шәһәр мэры.