ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Социаль челтәрдәге «Яшерен Кыш бабай» уенында һәркем катнаша ала
Җәмгыять
  • 13 Декабрь 2019 - 14:54
  • Караулар: 95
Түбән Кама хакимияте рәсми төркеме   «Яшерен Кыш бабай» уенын башлап җибәрде. Мондый акция  шәһәр күләмендә  беренче тапкыр  үткәрелә.

Катнашу өчен бушлай теркәлергә тәкъдим ителә,  21 декабрьдә система кемнең кемгә бүләкләр тапшырачагын билгеләячәк. Таныш булмаган адресатны нәрсә белән сөендерергә икәнен  яшерен Кыш бабайлар үзләре билгели.

Традиция дөньяның төрле илләрендә таралган, гадәттә, аны хезмәт коллективларында уздыралар. Эшләпә эченә хезмәткәрләрнең исемнәре язылган кәгазьләр салына,  кәгазьне алып, һәркем туры килгән хезмәттәшенә бүләк әзерли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Венера
Хэерле имин Яна еллар килсен!
Имя Цитировать
Текст сообщения*