ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Депутатлар белән очрашуга Түбән Камада 500 дән артык кеше килде
Җәмгыять
  • 11 Декабрь 2019 - 15:59
  • Караулар: 194
Түбән Камада «Бердәм Россия» партиясенең 18 еллыгы уңаеннан гражданнарны кабул итү атнасы узды.

Халык белән очрашуларда төрле дәрәҗәдәге депутатлар, социаль учреждениеләр белгечләре, юрист, БТИ белгече һәм нотариус катнашты. 67 кабул итү барышында 531 кеше тыңланды. Сораулар торак-коммуналь хуҗалык, социаль сәясәткә кагылышлы иде. Моннан тыш, күп балалы гаиләләр, инвалид балаларның ата-аналары ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Белгечләр Пенсия фонды һәм социаль яклау хезмәткәрләре белән берлектә Макаровка һәм Каенлы җирлекләрендә күчмә кабул итү дә оештырдылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*