ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
27 декабрь көнне НТР телеканалында Айдар Метшин белән турыдан-туры элемтә оештырылачак
Җәмгыять
  • 13 Декабрь 2019 - 09:52
  • Караулар: 100

27 декабрьдә НТР-24 телеканалында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин белән туры элемтә оештырылачак. 

Тапшыру барышында Айдар Метшин узып баручы елга йомгак ясаячак һәм түбәнкамалыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Хәзерге вакытта халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итү бара. Үз сорауларыгызны 40-07-70, 41-13-13, 8 (917) 937-3-077 телефоннарына шалтыратып, җиткерә аласыз. 

Район башлыгына, әлбәттә, туры эфирда да мөрәҗәгать итеп булачак.

Тапшыру 18.00 сәгатьтә башлана.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*