ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә гражданнарга бушлай хокукый ярдәм күрсәтү оештырыла
Җәмгыять
  • 08 Декабрь 2019 - 09:50
  • Караулар: 137
9 декабрьдә, Кеше хокуклары көне алдыннан, республикада 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә хокукый мәсьәләләр буенча кайнар элемтә телефоны эшләячәк.

Гражданнарга Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, ТР буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы, Социаль иминият фонды вәкилләре консультацияләр бирәчәк. Телефон: 8 (843) 236-00-71.

Торак-коммуналь хуҗалык, хезмәт, пенсия, инвалидлык һәм реабилитация чаралары, миграция мәсьәләләре буенча да шалтыратырга мөмкин булачак. Моның өчен өстәмә махсус телефоннар гамәлдә булачак:

8 (843) 236-40-17 - хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре;
8 (843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре;
8 (843) 236-89-28 – инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*