ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Владимир Беляевның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәләр
Җәмгыять
  • 06 Декабрь 2019 - 13:16
  • Караулар: 126
Түбән Камада мактаулы гражданин Владимир Беляевның 90 яшьлеген билгеләп үтәләр. Бу уңайдан шәһәр музеенда искә алу кичәсе узды,  иртәгә тагын бер чара политехника көллиятендә үтәчәк.

Владимир Беляев – Түбән Камада энергетика базасын булдыру, нефть химиясе комплексын, шәһәр һәм авылларны үстерү буенча күп эш башкарган беренче төзүче.



Хәтер кичәсендә сүз алып, Эльвира Долотказина Владимир Беляев белән бер генә тапкыр да очрашырга туры килмәсә дә, аның турында ветераннардан бик күп матур сүзләр ишетүен әйтеп узды. "Үткәнен хәтерләмәгән халыкның киләчәге юк, - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары. - Бу сүзләр безнең Түбән Камага бөтенләй кагылмый. Түбән Кама халкы шәһәребез төзелешенә үз җанын һәм көчен салган кешеләрнең исемнәрен һәрвакыт хәтерли, онытмый һәм хөрмәт итәчәк. Безнең талантлы, үрнәк кешеләребез күп, без аларны беләбез, алар -   музей янында, гражданнарның хөрмәт тактасында.



Түбән Кама  -  үзенчәлекле,  традицияләргә бай шәһәр. Бездә бик җылы атмофера,  беренче төзүчеләрдән башлап, һәркем бер-берсен хуплап, дуслашып,  ярдәм итеп тора... Бөек эшләрне бары тик шулай гына  башкарып чыгып була".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*