ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама эшмәкәрләре "Без бергә" иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашты
Җәмгыять
  • 06 Декабрь 2019 - 13:37
  • Караулар: 164
Түбән Каманың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе  резидентлары  Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир  Беляев һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә  яман шеш авыруыннан терелеп килүчеләрнең  "Без бергә" иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очраштылар.

Аралашу барышында алар иҗтимагый оешманың эшчәнлеге, максат-бурычлары, килеп туган кыенлыклары турында белделәр. " Айдар Рәис улы ярдәме белән быел без йортлы булдык. Бу йортта хәзер яман шеш диагнозлы кешеләр җыела, алар өчен күп санлы иҗади мастер-класслар һәм спорт дәресләре үткәрелә. Түбән Каманың "Без бергә" вәкилләренә моңаерга вакыт юк, бу йортта мәхәббәт һәм үзара ярдәмләшү яши", - ди оешма җитәкчесе Елена Мусаева.

Очрашу азагында Радмир Беляев эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең киләчәктә дә оешма белән элемтәдә торачагын җиткереп,  бергәләп күп кенә проектларны тормышка ашырачакларын җиткерде.

Оешма белән элемтәгә керү өчен телефон: 8-917-260-55-83.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*