ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада "Йөрәктән - йөрәккә" фестивале үтәчәк
Җәмгыять
  • 05 Декабрь 2019 - 08:44
  • Караулар: 86
Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында  6 декабрь көнне шәһәрнең Салих Сәйдәшев исемендәге көллияте концерт залында "Йөрәктән -  йөрәккә" фестивале үтәчәк. Бәйрәм программасы коррекция мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, инвалидлар җәмгыяте һәм "Надежда" тернәкләндерү үзәге тарафыннан әзерләнә. Фестивальне ачу тантанасы 10.00 сәгатькә билгеләнгән.




Биредә шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылачак. Күргәзмә 12.00 сәгатьтә ачыла. 




Түбән Камада 18 меңнән артык "көчле рухлы" кеше яши. "Йөрәктән - йөрәккә» фестивале  - очрашу, аралашу, матур җырлар тыңлау өчен бик яхшы мөмкинлек. Керү бушлай.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*