ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа ачылачак КФҮ җитәкчесен сайладылар
Җәмгыять
  • 04 Декабрь 2019 - 10:00
  • Караулар: 120
Быел Түбән Камада  Җиңүнең 30 еллыгы урамының 11 нче йортында кече КФҮ ачылачагы турында язган идек. Үзәккә җитәкче конкурс нигезендә сайлап алынды.

Әлеге вазыйфага  30 кеше теләк белдерде, аларның тугызын сайлап алып,  Түбән Кама мэры Айдар Метшин,  ТР КФҮ директоры Ленара Мозаффарова, Түбән Камада КФҮ директоры Елена Хәнәфиева һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев катнашында ачык әңгәмәгә чакырдылар.

Яңа үзәкне кем җитәкләячәге тиздән җәмәгатьчелеккә игълан ителәчәк.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*