ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: “Без Түбән Камада һәркем өчен уңайлы мохит тудырырга омтылабыз”
Җәмгыять
  • 03 Декабрь 2019 - 08:17
  • Караулар: 109

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Өченче декабрьдә дөнья күләмендә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында 18 меңнән артык көчле рухлы кеше яши, аларның күбесе гаҗәеп язмыш, зур батырлык, гадәттән тыш ихтыяр көченә ия. Кыенлыкларга карамастан, алар тормыш итү белән бергә актив эшчәнлек тә алып баралар һәм  бу аларга карата чын хөрмәт хисе уята.

Түбән Кама районында елдан-ел тормышка ашырыла торган социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – көчле рухлы кешеләрнең мөһим проблемаларын хәл итү, аларга районның иҗтимагый, мәдәни һәм спорт тормышында катнашуда булышлык күрсәтү. Без кешеләрнең сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән булу -булмавына карамастан, Түбән Камада чын-чынлап һәркем өчен уңайлы мохит тудырырга омтылабыз.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтүчеләргә, алар өчен эш урыннары булдыручыларга, медицина һәм социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Мондый балаларны тәрбия кылучы гаиләләргә аерым соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Көчле рухлы кешеләребезгә нык ихтыяр көче һәм яхшылыкка өметләнү, иминлек, бәхет һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*