ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Бикмурзин кабул итте
Җәмгыять
  • 22 Ноябрь 2019 - 15:19
  • Караулар: 105
ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Бикмурзин Бызов округыннан  сайлаучыларны  кабул итте. Кабул итүгә  алты кеше килде, дип хәбәр итә www.medianknh.ru.

Күтәрелгән сораулар шактый булды: ишегалды эчендәге юллар торышы, аз керемле гаиләләргә һәм ятим балаларга ярдәм, мәктәп,  балалар бакчалары янында спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү. Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе - 12 нче һәм 13 нче микрорайоннарның җирле үзидарә рәисе Ләйлә Шиһапова. «Хәзерге вакытта безнең микрорайонда яшүсмерләр, өлкәннәр бик күп, - ди ул. -  Спорт мәйданчыклары булуын телибез. Икенче сорау -  территориядә инвалид  һәм ятим балалар күп. Аларга Яңа ел бүләкләре алуда ярдәм итүегезне сорыйбыз».

Азат Бикмурзин Ләйлә Шиһаповага һәм кабул итүгә килгән башка түбәнкамалыларга ярдәм итәргә сүз бирде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*