ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың өлкән буын вәкилләре Төркиядә сәяхәт итә
Җәмгыять
  • 11 Октябрь 2019 - 14:46
  • Караулар: 225
Бу көннәрдә Түбән Каманың  11 активист пенсионеры Төркиянең Мармарис шәһәре буйлап сәяхәт итә.



"Без Мармариста картлар йортында булдык, ялгыз кешеләрне шоколад кәнфитләр һәм кулдан ясалган уенчыклар белән сөендердек, - дип сөйләде безгә  сәфәр өчен җаваплы Ольга Курдюкова. - Шуннан соң мәдәният үзәгендә фотокүргәзмәдә булдык, җирле пенсионерлар партиясе активистлары белән очраштык:  тәҗрибә уртаклаштык, Сабантуйга чакырдык. Бүген әле пенсионерлар хәрәкәте белән шөгыльләнүче депутат һәм шәһәр советы депутатлары белән очрашабыз".



Моңа кадәр Мармариска мондый  сәяхәт  Түбән Каманың физик мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләре өчен оештырылган иде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*