ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама Аксакаллар шурасы үз элемтәләрен киңәйтә
Җәмгыять
  • 21 Сентябрь 2019 - 14:03
  • Караулар: 126
10 сентябрьдә Казан оешмасын җитәкләүче Рәүф Ибраһимов безнең шура вәкилләре Васил Камалов һәм Зирәк Шиһапов белән очрашып сөйләште.

 Аралашырга телиләр һәм эш тәҗрибәбез белән кызыксыналар, чөнки Түбән Кама шурасы башка районнарныкына караганда күпкә алда барлыкка килгән, һәм иң мөһиме: иҗтимагый оешма буларак рәсми теркәлү үткән.

Узган атнада шура рәисе Васил Гали улы нефтехимикларның профсоюз җыелышына да чакырылды. Анда ветераннар советы җитәкчесе итеп бу вазифаны үтәп килүче Рәшит Вәлиуллинны расладылар. Яңа рәис озакламый Чистайга оештырылачак экскурсия автобусында шура әгъзаларына да урыннар тәкъдим ителәчәген җиткергән.


Әлфия Хафизова, "Туган як".

фото: Васил Камалов.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*