ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен яңа мәйданчык - "Экоагропарк” ачылачак
Җәмгыять
  • 12 Сентябрь 2019 - 09:12
  • Караулар: 128

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев үзенең Инстаграм сәхифәсендә Түбән Камада ачылачак "Экоагропарк” турында мәгълүмат урнаштырган. 


Әлеге сәүдә мәйданчыгы җирле фермерларга үз продукцияләрен сатарга, ә шәһәр халкына – сыйфатлы һәм ышанычлы продукция сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.


"Экоагропарк”та авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату өчен сәүдә рәтләре урнашачак. Парк үзәк базар артында, «Актүбә» автобус мәйданчыгы каршында булачак. Биредә үз сәүдәсен җәелдереп җибәрергә теләүчеләр +7 917 233-17-92 телефоны буенча шалтыра ала.


«Агропарк ярдәмендә без җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясен сатуларын шактый арттыра, сатып алуда яңа культура, бизнесны үстерү өчен җәлеп итү ноктасы булдыра алачакбыз», - дип яза Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*