ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама халкы 2019 елгы сайлауда ике бюллетень буенча тавыш бирәчәк
Җәмгыять
  • 04 Сентябрь 2019 - 07:53
  • Караулар: 118

 8 сентябрьдә республика парламентына узачак сайлауга 438 кандидат теркәлгән. Бу хакта Түбән Камада узган эшлекле киңәшмәдә Артур Сафин җиткерде.


Халык ике исемлек буенча тавыш бирәчәк: 50 урынны - бердәм сайлау округы буенча узган депутатлар, 50 сен – бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатлар биләячәк. Түбән Камада шундый өч округ, һәрберсендә төрле сәяси көчләрдән 5әр кандидат тәкъдим ителгән (үз-үзен тәкъдим итүчеләрне дә кертеп).


“7 сентябрьгә кадәр барлык кандидатлар һәм теркәлгән партияләр сайлаучылар арасында агитация эшләре алып баралар, - диде Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе. - Сайлау участоклары 8 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр ачык булачак".

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*