Билгеле булганча, 11 август көнне бөтен республика күләмендә гает намазы 4:30 сәгатьтә башлана.
Корбан гаете көнне башкарыла торган эшләрнең иң күркәме: яңа матур киемнәр кию, туганнар белән күрешү, хәл белешү, бүләкләр бирешү, мәҗлес үткәрү, зиратка бару. Ислам кануннары нигезендә, корбан итеп чалынган малның ите өч өлешкә бүленә: аның бер өлешен фәкыйрьләргә таратырга, икенче өлешен гаиләңә калдырырга, өченче өлешен туганнарың һәм дусларыңа өләшергә кирәк.
«Шәригать нигезендә, корбанга дигән хайванны өч көн дәвамында чалырга була, тик, гадәттә, һәркем моны беренче көн иртәсендә үк эшләргә тырыша, шуңа күрә кешеләргә шәһәр мәчетләренә йөрүчеләр арасыннан ирекле ярдәмчеләр хезмәт күрсәтергә чакырылды, - дип хәбәр иттеләр үзәк мәчеттән. -Түбән Камага 900 гә якын баш сугымлык мал китерәчәкләр. Район күләмендә бер сарыкның уртача бәясе 8 000 сум булачак. Хайван эрерәк булган саен, бәясе дә югарырак. 15 000 сум да булырга мөмкин».
13:00 сәгатьтә «Гаилә» паркында бәйрәмнең рәсми булмаган өлеше башлана. Сәхнәдә җирле артистлар чыгыш ясаячак, биредә шулай ук яулык ябарга өйрәнү, кына белән кулга бизәк төшерү һәм ачык һавада рәсем ясау буенча остаханәләр оештырылачак, тематик лекцияләр үтәчәк.

