Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты. Быел әлеге хәрби-патриотик чарада 35 мең түбәнкамалы катнашты. Алар арасында төрле буын вәкилләре, төрле һөнәр ияләре бар иде.
Түбән Кама администрациясе вәкилләре сафын шәһәр башлыгы Айдар Метшин җитәкләде. Полк сафларында Айдар Рәис улы үзенең пулеметчы бабасының портретын күтәреп барды. Мөзаһит Метшин Белоруссия фронтында көрәшкән, Калининград шәһәрен азат итүдә катнашкан. Берничә тапкыр яраланган, Җиңү язын исә Польшада каршылаган.
«Мин бабамның әтисе портретын тотып чыктым, - ди Түбән Кама муниципаль район Советы Аппарат җитәкчесе Артур Сафин. - Ясәви Закиров 1941 елда фронтка китә, Берлинга барып җитә, анда Җиңү көнен каршы ала. Аннары өенә әйләнеп кайтуга ук рус-япон сугышына китә. Фронтта алган яраларыннан 1956 елда вафат була».
" Үлемсез полк" - дөньякүләм үтүче чара. Башкалада Россия Президенты әтисе портретын тотып чыкты. Журналистларга Владимир Путин бу акциянең дөнья буйлап таралуына гаҗәпләнмәвен белдерде. "Бүген дәүләтара катлаулы мөнәсәбәтләргә карамастан, әйтик, Бөек Британия белән, Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары һәрвакыт бер-берсе белән элемтәдә кала. Алар уртак афәт — фашизм, нацизмны бергәләп җиңүнең нәрсә икәнен аңлыйлар. Алар дуслык һәм үзара хезмәттәшлекне бәяли беләләр. Бу - безнең өчен яхшы үрнәк».


















